«КазанФорум-2026»да халыкара күргәзмә эшләячәк
«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум” халыкара икътисадый форумы кысасында узачак халыкара күргәзмәдә 200 гә якын компания катнашачак.
Бу хакта Татарстан Министрлар кабинетында узган брифингта республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте. “Россиянең Ислам дөньясы белән хезмәттәшлегенә багышланган халыкара күргәзмәдә 200 гә якын компания урын алачак.
Шул исәптән, биредә Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Индонезия, Төркия, Гана, Мали кебек ун чит ил һәм Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Башкорстан, Самара өлкәсе кебек илнең ун төбәге тәкъдим ителәчәк”, – диде ул.
“Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум” халыкара икътисадый форумы башкалада 12-17 май көннәрендә уза. Анда 100 гә якын ил катнашу теләген белдергән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.