Татарстан табиблары 66 яшьлек хатын-кызның бөтен корсак куышлыгына җәелеп үскән ике шешне алган

Сигал исемендәге Республика онкология диспансеры хирурглары 66 яшьлек хатын-кыздан берьюлы ике шеш алган.

Бу хакта сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев министрлыкның Макстагы каналында хәбәр иткән. Табиблар сырхауның сул як бөерендә – 16 сантиметрлы, уң як күкәйлегендә – 15 сантиметрлы шеш тапкан. Шешләр аның бөтен корсак куышлыгын һәм оча өлешен биләп алган. Хатын-кызны урология бүлегенә китергәннәр. Икенче көнне табиблар аңа бик катлаулы операция ясаган. Ул 3,5 сәгать чамасы дәвам иткән. Хирурглар сырхауның шештән зыян күргән сул як бөерен, күкәйлекләре белән аналыгын да алган. Хатын-кыз инде савыгып, өенә кайтып киткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Tema KZ

Tema KZ. Как, где и почем проводить досуг? На чем заработать и на чем сэкономить? Какие автомобили самые безопасные, также как и пластические операции и во сколько обойдется эта самая безопасность? Почему есть диеты, за которые мы не только переплачиваем, но еще и набираем вес? Образование – где максимальное соотношение цены и качества?  Как отстоять жилье, если его отбирают за невыплаты по ипотеке? Проводник ответов на эти и множество других насущных для современного человека вопросов – теперь здесь, на Tema KZ