Россиягә озак вакытка килүче мигрантларга телефон сатып алырга мәҗбүр итәргә мөмкиннәр
Россиягә озак вакытка килүче мигрантларны киләчәктә электрон профильле телефоннар сатып алырга мәҗбүр итәргә мөмкиннәр. Бу хакта Федерация Советының Халыкара эшләр буенча комитеты утырышында статс-секретарь – РФ Эчке эшләр министры урынбасары Игорь Зубов белдерде, дип яза «Татар-информ».
«Бирегә килгән һәр мигрант, бигрәк тә хезмәт мигрантлары теркәлү вакытында телефон алырга тиеш булачак. Бу телефонда аның электрон профиле булачак», – дип китерә Зубов сүзләрен «РИА Новости».
Министр урынбасары сүзләренчә, мондый чара чит ил гражданнарының күченүен контрольдә тотарга һәм мигрантларның яшәү урынын алыштыру яки хәбәр итмичә башка торак пунктка күчү очракларын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, система чит ил кешеләренә, мәсәлән, Россиядә булу вакыты бетү яки билгеле бер урынга килү кирәклеге турында хәбәрнамәләр җибәрергә мөмкинлек бирәчәк.