Икътисадчы гадел пенсиянең күпме булырга тиешлеген әйтте
Гадел пенсиянең күләме аена 35-40 мең сум булырга тиеш. Икътисадчы Кирилл Щербаков «Газета. Ru» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.
«2027 елда аена 35-40 мең сум чамасы пенсияне гадел дип санар идём. Ул яшәү минимумын гына түгел, өлкән яшьтәге кешенең чынбарлыктагы чыгымнарын да исәпкә калырга тиеш. Мин күздә тоткан күләмдәге пенсия очны-очка ялгап яшәүне түгел, бәлки пенсионерның шактый ук иркен тормышта яшәвен тәэмин итәр иде. Пенсия күләме хезмәт хакының 40-50 процентын тәшкил итсә әйбәт булыр. 40 процент икән, пенсиянең 32 мең сум булуы өчен айлык керем күләменең 80 мең сум чамасы тәшкил итүе кирәк. Шуның 50 проценты – 40 мең сум, 60 проценты – 48 мең сум булыр иде. Минемчә, 40-50 процент пенсия системасы өчен иң гадел һәм дөрес сан булып тора», – дип басым ясап әйткән белгеч.
Щербаков аңлатып үткәнчә, пенсия кешенең төп ихтыяҗларын: ашау-эчү, коммуналь түләүләр, дару, кием-салым, транспорт һәм элемтә чыгымнарын каплау өчен җитәрлек булырга тиеш. Шул ук вакытта көтелмәгән чыгымнарга да бераз калуы кирәк.