Көзге кәефсезлектән ничек котылырга? – Белгеч 5 ысулын аңлатты

Көннәр кыскара башлауга, иртән йокыдан тору авырлаша, тизрәк алҗыта, кәефсезлек биләп ала. Ни өчен? Психолог Юлия Неверова «Российская газета» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул сорауга җавап биргән һәм көзге кәефсезлектән котылу ысулларын атап үткән.

Көзге төшенкелек – нәрсә ул?

Активлыкның, кәефнең сезонга карап төшүе. Көч-куәт кимүдә, тиз алҗу, йокы басу, күңел төшенкелегендә чагылыш таба. Гадәттә аны организмга кояш нурлары җитмәүгә сылтап калдырырга тырышалар. Чынында исә организмның ресурсларны экономияләве бу. Шул рәвешле ул бөтен көчне тирә-юньдәге үзгәрешләргә яраклашуга җибәрә, дип аңлаткан белгеч.

Аннан ничек котылырга?

1. Күбрәк хәрәкәтләнегез. Һавада йөрегез, мөмкинлеккә карап, бию, йөзү белән шөгыльләнегез. Атнага ике тапкыр шулай актив төстә хәрәкәтләнеп алу кәефне сизелерлек яхшырта.

2. Йокы режимын бозмагыз. Хәтта ял көннәрендә дә бер үк вакытта йокларга ятып, бер үк вакытта йокыдан торырга тырышыгыз.

3. Ризыкны төрләндерегез. Тәм-томны киметегез: шикәрне күп куллануның кәефнең кинәт “сикерүенә” китерүен онытмагыз.

4. Якыннарыгыз, дус-ишләрегез белән телефон аша түгел, ә очрашып, күзгә-күз карап аралашыгыз.

5. Социаль челтәрләрдә утыру вакытын киметегез. Янга калган вакытны нәкъ менә шул “тере” очрашуларга багышлагыз.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Tema KZ

Tema KZ. Как, где и почем проводить досуг? На чем заработать и на чем сэкономить? Какие автомобили самые безопасные, также как и пластические операции и во сколько обойдется эта самая безопасность? Почему есть диеты, за которые мы не только переплачиваем, но еще и набираем вес? Образование – где максимальное соотношение цены и качества?  Как отстоять жилье, если его отбирают за невыплаты по ипотеке? Проводник ответов на эти и множество других насущных для современного человека вопросов – теперь здесь, на Tema KZ