«ВТ» Тукай районында үле бозаулар табылу очрагына ачыклык кертте
Берничә көн элек Тукай районында дүрт үле бозауга тап булдылар. Ветеринарлар шунда ук урынга килеп, тиешле анализлар ала. Белгечләрне дә, халыкны да борчыган төп сорау: малларның үлем сәбәбе йогышлы куркыныч авырулар түгелме?
Куркыныч табылдыклар бу тирәдә яшәүчеләрне аеруча куркуга салган. Без әлеге мәсьәлә буенча ачыклык керттек.
– Әйе, мондый хәл бар. Кемдер бер-ике ай элек шулай үлгән бозаулар ташлап киткән. Бәхеткә, йогышлы чирләр табылмады, малларның үләксәләре биочокырга күмелде, алар яткан урыннарда дезинфекция эшләнде, – диде Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин. – Кызганыч, бозауларның колакларында номерлы алкалары юк, шуңа күрә нинди хужалыктан икәнен белеп булмый. Алыпсатарларның, юлда барганда бозаулары машинада үлеп, ташлап калдырулары да бар. Әлеге вакытта бу эш белән