«Яңа субсидия кемгә тиеш?» Укучыбыз соравына белгеч җавабы
Балтач районыннан укучыбыз Фәнис Хафизов: «Быел мал асраучыларга яңа ярдәм чаралары биреләчәк, дип ишеттек. Ул кемгә тиеш? Нинди таләпләр бар? Тәртибен аңлатып языгызчы», – дип сораган.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге:
– Быелдан республикада шәхси хуҗалыкларга ярдәмнең яңа төре булдырылды. 6 айга кадәрге үгез бозау сатып алучыларга кагыла бу. Яңа кагыйдәләр буенча һәр шәхси ярдәмче хуҗалык 15 үгезгә кадәр, терлек башына 35 мең сум исәбеннән, субсидия ала ала. Әлеге чара терлекчелекне үстерү, төбәктә малларның баш санын арттыруны күздә тота. Шарты бар: аны юридик затлардан алырга һәм терлек асрауны өч ел дәвамында туктатмаска кирәк. Шулай ук мондый ярдәм сарык асраучыларга да каралган. Аның күләме – 1 мең сум. Субсидия мал башы саны быелның 1 гыйнварына электрон авыл хуҗалыгы кенәгәсенә кертелгән хуҗалыкларга бирелә. Авыл җирлекләренә әлеге терлекләрне ышанычлы затлардан алырга ярдәм итүне оештыруны сорыйбыз.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.