Татарстан белән Беларусь мәдәният министрлары хезмәттәшлек турында юл картасын имзалады

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова белән белән Беларусь Республикасы мәдәният министры Руслан Чернецкий ведомстволар арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне үтәү буенча юл картасын имзаладылар. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документ Беларусь Республикасы белән Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы коллегияләренең уртак утырышында имзаланды.

Ирада Әюпова ике яклы мәдәни элемтәләрнең үсеш динамикасы һәм аларның тарихи нигезләре турында сөйләде.

«Безнең хезмәттәшлек көн тәртибе бик нәтиҗәле һәм мин бер-беребезгә бу игътибар сүнмәячәк дип ышанам. Бездә вакыт белән дә, шартлар белән дә җимереп булмый торган беркетмәләр бар», – диде ул.

Чара кысаларында дәүләт бүләкләре дә тапшырылды. Мәдәни элемтәләрне үстерүгә өлешен керткәннәре өчен Ирада Әюпова БР Мәдәният министрлыгының «Беларусь мәдәнияте үсешенә өлеш керткән өчен» күкрәк билгесе белән һәм РФ мәдәният министры урынбасары Андрей Малышев бүләкләнде.

Tema KZ

Tema KZ. Как, где и почем проводить досуг? На чем заработать и на чем сэкономить? Какие автомобили самые безопасные, также как и пластические операции и во сколько обойдется эта самая безопасность? Почему есть диеты, за которые мы не только переплачиваем, но еще и набираем вес? Образование – где максимальное соотношение цены и качества?  Как отстоять жилье, если его отбирают за невыплаты по ипотеке? Проводник ответов на эти и множество других насущных для современного человека вопросов – теперь здесь, на Tema KZ