«Танылу – 2025» премиясе иясе Илдус Шәрәфиев: «Авыл баласы эшкә өйрәнеп үссен, дип тырышабыз»

Югары Ослан районы Матюшино мәктәбе директор урынбасары Илдус Шәрәфиев «Танылу – 2025» илкүләм иҗтимагый-һөнәри премиясенең «Хезмәт кешесен тәрбияләгән өчен» номинациясендә лауреат булган.

Бүләкне Мәскәү педагогика дәүләт университетында узган «Укытучы – Россиянең киләчәге!» V Бөтенроссия педагогик белем бирү форумында тапшырганнар.

Укучылар аз дип тормый, ел саен нинди дә булса уңышы белән шаккатырып тора Матюшино мәктәбе. Узган ел технологик юнәлештә эшли торган уку йортына Россия Фәннәр академиясенең база мәктәбе исеме бирелде. 2017 елда ил буенча «Иң яхшы авыл мәктәпләре»нең берсе булып танылды. Узган ел исә автокласс ачып, күрше авыл балаларын һөнәргә өйрәтү белән дә шөгыльләнә башладылар. Нәрсәдер уйлап табып, шуны тормышка ашырырга тырышалар.

Әлеге мәктәп «Россия агромәктәпләре» берләшмәсенә кергән. 2014 елда һөнәргә өйрәтү үзәге ачканнар. Монда авыл хуҗалыгы тармагы өчен белгечләр әзерлиләр. Авылны саклау, балаларны җиргә беркетү – Илдус әфәнде гомер буе әнә шуның өчен борчылып яши. Узе заманасында тракторчы, экскаваторчы, комбайнчы, эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Монда һөнәр үзләштерергә барлык урта мәктәпләрдән 9–11 нче сыйныф укучылары, шулай ук белемен күтәрергә теләгән тракторчылар килә. Мәктәп директоры булган чакта Илдус Шәрәфиевнең «Уазиг»ында җиде кешелек урын ясап, балаларны үзе ташыганын да беләбез.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Tema KZ

Tema KZ. Как, где и почем проводить досуг? На чем заработать и на чем сэкономить? Какие автомобили самые безопасные, также как и пластические операции и во сколько обойдется эта самая безопасность? Почему есть диеты, за которые мы не только переплачиваем, но еще и набираем вес? Образование – где максимальное соотношение цены и качества?  Как отстоять жилье, если его отбирают за невыплаты по ипотеке? Проводник ответов на эти и множество других насущных для современного человека вопросов – теперь здесь, на Tema KZ