Ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен яңа төр түләү буенча аңлатма
«Бу елның 1 июненнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен яңа төр түләү чыккан дип ишеттек. Ул кемнәргә бирелә һәм кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?» – дип сораган Яшел Үзәннән укучыбыз Гөлназ Халикова.
Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлегеннән:
– 2026 елның 1 июненнән Россия Социаль фонды яңа төр түләү өчен гаризалар кабул итә башлады. Гаилә салым чигерүе – бала үстерүче гаиләләргә елга бер тапкыр бирелә торган ярдәм ул. Дәүләт әти-әниләрнең хезмәт хакларыннан һәм башка керемнәреннән түләгән салымның бер өлешен кире кайтара. Гаилә салым чигерүенә рәсми рәвештә эшләүче, 18 яшькә кадәр (балалар көндезге бүлектә укыган очракта – 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк баласы булган, уртача айлык керемнәре төбәктәге 1,5 яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр өмет итә ала. Әти-әнинең Россия гражданнары булуы һәм илдә даими яшәве (шул исәптән балаларның да), керемгә салым түләп барулары, шулай ук алимент буенча бурычлары булмау шарт. Түләү алырга гаризаны әти дә, әни дә язарга мөмкин.
Гаилә яңа төр түләүгә өмет итә аламы икәнен белү өчен, гаиләнең еллык керемен башта 12 гә, аннары гаиләдәге кеше санына бүләргә кирәк. Мисалга дүрт кешелек гаиләне алыйк. 2025 елда Татарстанда җан башына яшәү минимумы 15 073 сум тәшкил иткән. Әти-әнинең һәркайсы 32 мең сум хезмәт хакы алган, башка керемнәре юк. Гаиләнең уртача айлык кереме – 16 мең сум. Бу – төбәктәге 1,5 яшәү минимумыннан (22 609,50 сум) азрак, димәк, гаилә яңа төр түләүгә дәгъва кыла ала. Гаилә салым чигерүен алу өчен дүрт кешелек гаиләнең максималь еллык кереме 1 085 256 сум тәшкил итәргә, ягъни әти-әниләрнең һәркайсының кереме 45 219 сумнан артмаска тиеш.
Гаилә салым түләвен алу өчен гариза язарга кирәк. Аны теркәлү яки яшәү урыны буенча тапшырырга мөмкин. Гаризаларны Социаль фонд бүлекчәләрендә, күпфункцияле үзәкләрдә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул итәләр. Узган ел алган керем өчен 2026 елның 1 октябренә кадәр гариза җибәреп булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.