Казанда шәһәр кубогы өчен көрәш ярышлары узачак

11 апрель көнне Казанның Бокс һәм өстәле теннисы үзәгендә көрәш буенча «Казан шәһәре Кубогы» ярышлары узачак. Ярышта Казанның 7 районыннан 2007 елгы һәм өлкәнрәк яшьтәге спортчылар катнашуы көтелә. Бу хакта Татарстан көрәш федерациясе матбугат хезмәтенә сылтама «Татар-информ» хәбәр итә.

Спортчылар 9 үлчәү авырлыгында – 60 кг хәтле, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100 һәм 130 килограммнан югарырак үлчәү авырлыгында бил алышачак. Ярышта Казанда яшәүче спортчылар, башкалада укучы студентлар, моңа кадәр Казан шәһәре өчен көрәшкән спортчылар катнаша ала.

Ярышларда 9 үлчәү авырлыгында 27 җиңүче ачыкланачак. «Стенка на стенку» форматындагы ярышта җиңү яулаган район командасы Казан шәһәренең күчмә кубогына ия булачак.

Бәйгедә барлык теләк белдерүче спортчылар да катнаша ала. Тамашачылар өчен керү бушлай.

Tema KZ

Tema KZ. Как, где и почем проводить досуг? На чем заработать и на чем сэкономить? Какие автомобили самые безопасные, также как и пластические операции и во сколько обойдется эта самая безопасность? Почему есть диеты, за которые мы не только переплачиваем, но еще и набираем вес? Образование – где максимальное соотношение цены и качества?  Как отстоять жилье, если его отбирают за невыплаты по ипотеке? Проводник ответов на эти и множество других насущных для современного человека вопросов – теперь здесь, на Tema KZ