Татарстанда ел башыннан тимер юлда дүрт бала һәлак булган
Татарстанда ел башыннан бирле тимер юлда балалар катнашында алты бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Аларның дүртесе үлем белән тәмамланган. Бу хакта матбугат конференциясендә Горький тимер юлы баш инженеры урынбасары Евгений Ананьин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, быел балалар травматизмы узган ел белән чагыштырганда арткан. Әгәр 2025 елның шул чорында дүрт очрак теркәлсә, быел аларның саны алтыга җиткән. Шуларның бишесе Татарстанда булган.
Гомумән алганда, Горький тимер юлының территориаль идарәсе чикләрендә быел 15 кеше тимер юлда җәрәхәтләнгән, шуларның 11е һәлак булган. Узган елның шул ук чорында исә 25 кеше җәрәхәтләр алган.
Белгечләр балаларның имгәнүенә еш кына хәвефле гамәлләр сәбәпче булуын искәртә. Алар арасында поезд вагоннары түбәсенә менү нәтиҗәсендә ток сугу, тимер юлны тиешсез урыннан чыгу, шулай ук зацепинг хәрәкәттәге поезд вагоннарына ябышып йөрү кебек куркыныч мавыгулар бар.
Тимер юл хезмәткәрләре ата-аналарны балалар белән хәвефсезлек кагыйдәләре турында даими сөйләшергә һәм тимер юл объектларының аеруча куркыныч зона булуын аңлатырга чакыра.