Лубянда су хәвефе: критик ноктага санаулы сантиметрлар кала

Лубянда су хәвефе: критик ноктага санаулы сантиметрлар кала

Хәл критик дәрәҗәгә җитәргә дә мөмкин, чөнки ул һаман саен арта, дип фаразлый җирлек башлыгы.

Нократ елгасында су дәрәҗәсе күтәрелү нәтиҗәсендә Лубян авылының Остравная, Заречная, Заводская урамнарындагы 14 шәхси хуҗалыкның йорт яны участогына су басу куркынычы яный. Без Лубян авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Тежикова һәм Лубяндагы янгын сүндерү буенча аерым пост начальнигы Фәрдүс Хәбибрахмановлар белән әлеге участокларны карап кайттык.

Бу территория тиешле органнар тарафыннан аерым контрольдә тора, бүгенге көндә тормыш-көнкүрештән өзелгән торак пунктлар юк. Халыкны эвакуацияләү таләп ителми. Ә янгын куркынычсызлыгы, азык-төлек һәм медицина белән тәэмин итү каралган.

Гүзәлия Тежикова Лубян авыл җирлеге башлыгы булып алты ел эшли. Шушы вакыт эчендә мондый хәл белән беренче тапкыр очрашуым, ди ул. Авыл халкының сүзләренә караганда, биредә соңгы тапкыр су басу 2016 елда күзәтелгән.

— Бүгенге көндә су күтәрелү буенча критик дәрәҗәгә җитәргә бик аз гына калды. Быел ул 650 сантиметрны тәшкил итә, хәзерге вакытта су 600 сантиметрдан артты инде. Көн саен иртәнге сәгать җидедә һәм кичке сәгать дүрттә су дәрәҗәсе буенча мониторинг алып барабыз. Моның өчен Лубянда ике гидропост урнаштырылды. Беренчесе үз хезмәтен үтәде, ул су астында калды. Шуңа күрә су артуны икенчесе буенча күзәтәбез, — диде Гүзәлия Тежикова.

2016 елдагы хәлләрдән соң, Лубян авылының уртасында дамба төзелә. Ул урамнарны табигать күңелсезлекләреннән саклауда зур ярдәм итә икән. Дамба төзелешен алга таба да дәвам итү планлаштырыла, диделәр.

Хәл критик дәрәҗәгә җитәргә дә мөмкин, чөнки ул һаман саен арта, дип фаразлый җирлек башлыгы. Бу очракта Остравная урамында урнашкан хуҗалыкларның йортларына ук су керергә мөмкин.

— Кешеләрне вакытлыча урнаштыру пункты билгеләнде, документлар әзерләнеп, тәртипкә китереп куелды. Авылдагы һәр хуҗалыкта һәм безнең дә резервта көймәләр бар. Әгәр гадәттән тыш хәл була икән — без әзер. Билгеле, бу хәл халыкны бик борчый, барыбыз да яхшыга өметләнәбез. Халык җыены вакытында авыл кешеләре белән сөйләшү үткәрелде, йорт-каралты кураларны иминиятләү турында да сүз барды, ягъни алар су басу куркынычы турында кисәтелде. Иң мөһиме — халыкта паника юк, — диде ул.

Евгений Георгиев:

— Без бик матур, чиста табигатьле җирдә яшибез. Әмма якынча ун елга бер тапкыр авылны су басу күзәтелә. Соңгы тапкыр 2016 елда булды, аңа кадәр 2002, 2004 елларда да су шактый күтәрелде. 2016 елгы су басуның эзе әле дә койма, киртәләрдә күренеп тора. Быел бу дәрәҗәгә менеп җитәргә тагын бер метр ара калып бара. Әлегә беркемнең дә йортына су кермәде, әмма бакча, теплицалар суда утыра. Безнең урамга керә дә алмас идек, үткән ел таш җәйделәр, хәзер исә җәяүләп булса да йөрергә була. Тик без паникага бирелмибез, язмышка зарланмыйбыз, чөнки бу безнең туган як, шушында канәгать булып гомер итәбез, башка җиргә күченү турында бер дә уйлаганыбыз юк. Табигать алдында кеше көчсез, шуңа күрә берни дә эшләп булмый, кабул итәргә генә кала.

Tema KZ

Tema KZ. Как, где и почем проводить досуг? На чем заработать и на чем сэкономить? Какие автомобили самые безопасные, также как и пластические операции и во сколько обойдется эта самая безопасность? Почему есть диеты, за которые мы не только переплачиваем, но еще и набираем вес? Образование – где максимальное соотношение цены и качества?  Как отстоять жилье, если его отбирают за невыплаты по ипотеке? Проводник ответов на эти и множество других насущных для современного человека вопросов – теперь здесь, на Tema KZ