Хәрби - патриотик уеннар узды
Бүген “Батыр” спорткомплексында урта һәм өлкән сыйныф укучылары катнашында Бөтенроссия “Аҗаган 2.0” дип исемләнгән хәрби — патриотик уеннарның район туры булып үтте.
Район мәгариф бүлеге һәм “Движение первых — Беренчеләр хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый — дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең район бүлеге тарафыннан үткәрелгән чарада районыбыз мәктәпләреннән барлыгы 12 отряд катнашты.
Уеннарны ачу тантанасында укучыларны һәм аларның җитәкчеләрен муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин сәламләде һәм балаларга матур теләкләрен җиткерде, имин ярышлар теләде.
Көн буе дәвам иткән киеренке һәм мавыктыргыч уеннарда урта сыйныф укучылары арасында призлы урыннарны Теләче урта, Баландыш һәм Сауш төп мәктәпләре отрядлары яуласа, өлкән сыйныф укучылары арасында алдынгы урыннарга Шәтке, Теләче, Олы Мәтәскә һәм Олы Нырсы урта мәктәпләре отрядлары чыкты. Бүләкләү тантанасында шулай ук аерым биремнәр буенча җиңү яулаган командалар да билгеләп үтелде. Уеннарда беренче урынннарны яулаган отрядлар 19 апрель көнне Казанда узачак республикакүләм ярышларда районыбыз данын яклап чыгыш ясаячаклар. Аларга уңышлар, имин бәйгеләр теләп калабыз.
Бөтенроссия “Аҗаган 2.0” уеннарының район туры турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.