Тукай районында «Нәни йолдызлар» конкурсы узды: «Сабыйлар сәхнәдә үзләрен иркен тотты»
Бүген, 26 мартта, Яңа поселогының мәдәният йортында «Нәни йолдызлар» район балалар иҗат конкурсының гала-концерты оештырылды.
Анда районның балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар үзләренең җырга, биюгә, нәфис сүзгә булган осталыкларын күрсәттеләр.
Сәхнә түренә бер-бер артлы җыр, бию, нәфис сүз ише концерт номерлары белән берсеннән-берсе мөлаем, сәләтле балалар чыкты. Алар арасыннан кемне дә булса аерып чыгу мөмкин түгел иде. Чөнки һәр чыгышта сабыйларның, остазларының тырышлыклары күренә, һәр номер үзенчәлекле булды. Аннары, кечкенә артистлар сабыйларга гына хас самимилыклары, үзләрен сәхнәдә кызык тотулары белән тамаша залында утыручыларны яраттырып көлдерде дә, аларга елмаю һәм күтәренке кәеф тә бүләк итте.
«Нәни йолдызлар» конкурсын бик яратабыз һәм түземсезлек белән көтеп алабыз. Әзерлекне ел башыннан ук башлыйбыз. Мондый чарада беренче генә катнашуыбыз түгел, әлбәттә. Һәр ел саен катнашучы нәни артистларыбыз да бар, беренче генә сәхнә тотучылар да булды. Ислам Ибатуллин, Сәминә Ганиева, Иллария Арсланова, Инна Талапина, Камил Арсланов беренче тапкыр чыгыш ясадылар. Аңа карап сәхнәдә бер дә каушамадылар, үзләрен иркен тоттылар. Афәрин диясе генә кала!», – дип сөйләде безгә Түбән Суыксу авылының «Ак каен» балалар бакчасы мөдире Эльмира Мортазина.
Бәйрәмнән фоторепортаж МОНДА.