Россиялеләр нинди кыйммәтле операцияләрне түләүсез ясата ала?
Күпчелек россиялеләр мәҗбүри медицина иминияте (ММИ) полисы буенча гади табиб кабул итүе генә түгел, ә кыйммәтле һәм югары технологияле операцияләрне дә бушлай узарга мөмкин булуын белеп бетерми.
Бу хакта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Юлия Дрожжина РИА Новости агентлыгына сөйләгән.
Аның сүзләренчә, ММИ системасы кысаларында гражданнарга база медицина ярдәме генә түгел, ә югары технологияле дәвалау да каралган.
Бушлай ясалырга мөмкин булган операцияләр арасында:
-
оча-бот һәм тез буыннарын эндопротезлау;
-
умыртка баганасына операцияләр;
-
күз ясмыгын алыштыру юлы белән катарактаны дәвалау;
-
үт куыгын алу һәм бүсер буенча операцияләр;
-
урология һәм гинекология өлкәсендәге операцияләр, шул исәптән баласызлыкны дәвалау һәм миоманы бетерү;
-
кайбер йөрәк-кан тамырлары операцияләре — стентлау, шунтлау, кардиостимулятор урнаштыру;
-
варикозны лазер ярдәмендә дәвалау.
Белгечләр искәртүенчә, мондый ярдәмне алу өчен пациентка табиб юлламасы, медицина күрсәткечләре һәм кайбер очракларда квота кирәк булырга мөмкин.
Шул ук вакытта депутат сүзләренчә, күп кенә пациентлар үз хокуклары турында белмичә, әлеге хезмәтләр өчен шәхси клиникаларда зур акчалар түли. Шуңа күрә белгечләр ММИ мөмкинлекләре турында алдан ук мәгълүмат тупларга киңәш итә.