«Әниләре килгән кебек каршы алалар» - Татарстан волонтерлары хәрбиләргә ярдәм турында
Татарстан халкы берләшеп, махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм җибәреп тора. Моның төп максаты — яклаучыларыбызга рухи көч бирү һәм аларның ышанычлы тылы барлыгын күрсәтү.
Мондый ярдәм фронттан меңнәрчә чакрым ераклыкта яшәүчеләрне дә берләштерә. Хәрбиләргә кулыбыздан килгәнчә булышу – үзебез өчен дә зур юаныч. Татарстанда бу юнәлештә бик күп иҗтимагый оешмалар һәм активистлар хезмәт куя.
Казандагы «Батырлар терәге» ресурс үзәге дә мөһим миссия башкара. Алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга, ветераннарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә. Бу игелекле эш башында Татарстан мөфтие урынбасары, «Билал» мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов тора.
Әлеге үзәк базасында Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көненә багышланган кичә үтте. Бу — дөньякүләм истәлекле дата. Ул 1945 елның 11 апрелендә Бухенвальд концлагере тоткыннары баш күтәргән көн.
Чарага хөрмәтле кунак – биш яшендә концлагерьга эләккән Вера Бикеева чакырылган иде. Ул өлкән волонтёр да. Кичәнең беренче өлешендә сугыш корбаннарын искә алдылар. Икенче өлеше Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигыре белән аталган мастер-классларга багышланды. Чарада «Яшь армиячеләр» хәрәкәте вәкилләре дә актив катнашты.
«Егетләрнең күзләренә карарга курка идём...»
Волонтёр Тимур Чиспияков чарага улы Фёдор белән килгән иде. Фёдор да – яшь волонтёр, әтисенең уң кулы һәм ярдәмчесе.
Былтыр Сәрия апа белән таныштык һәм ул шушы игелекле эштә катнашырга өндәде. Мин аңа бик рәхмәтле! Бүгенге катлаулы вазгыятьтә яу кырындагы ватандашларга ярдәм күрсәтү аеруча мөһим эш, дип саныйм. Һәркемнең күңелендә изгелек булсын иде. Без яу кырындагы батырларга мотоцикл, иптәш егетләр белән танкчыларга спорт машинасы тапшырдык. Луганск ягына көнкүреш һәм хәрбиләр өчен бик нык кирәкле әйберләрне илтәргә тырыштык. Улым да хоккейчы булудан тыш, яшь һәм бик актив волонтёр, – дип сөйләде әти кеше «Интертат» хәбәрчесенә.
Әңгәмәдәш белән сөйләшкән арада сүзебезгә мөхтәрәм хезмәт ветераны, волонтёр Сәрия Фәлахова кушылды:
Фронтта алга китеш булган саен, блиндажлар артта кала бара. Шуңа күрә дә, яу яланында төзелеш материаллары, төрледән-төрле инструментларга да мохтаҗлык бар. Егетләребезгә – «афәрин»нән башка сүз юк! Фронттагы егетләребез өчен мөһиме – гуманитар һәм рухи ярдәм. Без килгәч, алар өйләрен искә төшерә. Мин килгәч, бөтенләй әниләре килгән шикелле каршы алалар. Ярты сәгать кенә аралашып утырсак та, күңелләре мөлдерәмә тулып, җаннары тынычланып китә.
Баштагы елларда егетләрнең күзләренә карарга курка идём, чөнки алар бик моңсу, шуңа уңайсызлана идём. Хәзер башкачарак. Иң башта егетләр безгә ниләр кирәклеген әйтәләр: шалтыраталар, язалар, видеоэлемтә аша сөйләшәбез. Аннары гуманитар йөкне җыярга тотынабыз. Гомумән алганда, волонтёрларыбыз шулкадәр күп һәм алар соклангыч бердәм. Бу ярдәм егетләребезгә җиңүне якынайтырга һәм өйгә исән-сау кайтырга көч бирсен. Без аларны бик көтәбез һәм батырлыклары өчен рәхмәт әйтәбез
«Хәрбиләргә иремнең «Пятерка» машинасын җибәрдек»
Рузалия Мостафина – хезмәт ветераны, гомерен элемтә тармагына багышлаган шәхес. Казанда гомер итә. Ул Оборона министрлыгының «Махсус хәрби операциягә ярдәм өчен» медале белән бүләкләнгән. Рузалия ханым үзенең хезмәте хакында сөйләргә дә яратмаса да, без аның хәрбиләргә кием-салым тегүен, фронтка автомашина җибәрүен белдек. Ул – Ватан сакчыларына чын күңелдән булышучы искиткеч үрнәк кеше
«Волонтерлык хәрәкәтенә ничек кушылганымны сизми дә калдым, инде дүрт ел көчемнән килгәнчә булышам. Хәрбиләргә иремнең күпләгән инструментларын һәм аз гына йөрелгән яхшы «Пятерка» машинасын җибәрдек. Ирем Әнвәр дә моңа каршы килмәде, җиңүгә кечкенә булса да өлеш кертергә теләдек. Машинаны фронтка Сәрия ханым үзе илтеп тапшырды», – дип сөйләде ул.
Әлфия Хәбибуллина
Чараны исә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган нәфис сүз остасы һәм волонтёр Әлфия Хәбибуллина алып барды.
Мин үзем Донбасска дүрт тапкыр барып кайттым. Андагы хәлләрне үз күзең белән күргәч, барысын да тирәнрәк аңлыйсың. Без маскировка челтәрләре үрәбез, гуманитар ярдәм җыябыз.
Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан үткәргән мастер-классларыбыз турында аерым әйтәсем килә. Анда балалар «кызыл ромашкалар» ясый, ә хатын-кызлар солдатларга хат яза. Без бу хатларны шоколад һәм оекбашлар белән бергә фронтка җибәрәбез. Бу, беренчедән, хәрбиләрне сөендерә. Икенчедән, татар әдәбиятын һәм патриотик рухтагы шигъриятне дә киң катлам укучыга җиткерә», — дип сөйләде ул.
Чарада инвалидларны берләштергән иҗтимагый оешма да махсус хәрби операциягә җибәрү өчен әйберләр тапшырды. Кичә чәй табыны белән йомгакланды.
Илгә кыенлык килгәндә, халык һәрвакыт берләшкән. Бүген дә шулай: махсус хәрби операция барышында халкыбыз бердәмлек күрсәтә. Һәркем җиңүгә үз өлешен кертергә тырыша. Алгы сызыктагы батыр егетләребезгә ярдәм итү һәм аларны кайгырту – безнең хәзерге иң мөһим бурычыбыз.