Язгөлем апа Мифтахова: “Батыр улым белән горурланып яшим”

Язгөлем апа Мифтахова: “Батыр улым белән горурланып яшим”

Түбән Биябашы авылында яшәүче Язгөлем апа Мифтахова үзенең 80 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

(7 апрель, “Апастово-информ”).

Язгөлем апаның улы Васил Мифтахов — һөнәре буенча хәрби. Армия сафларын узганнан соң, ул Пермь өлкәсендә югары хәрби белем ала, аннары төрле гарнизоннарда хезмәт юлын дәвам итә. Махсус операция башлану белән үк, беренчеләрдән булып Ватан сагына басып, ярты ел дәвамында хәрби бурычын үти. 2024нче елда ул кабат шул җаваплы юлны сайлый. Бүгенге көндә райондашыбыз Казанда Росгвардия системасында хезмәт итә, майор дәрәҗәсендә, подполковник вазифасын башкара. Күпсанлы медальләр һәм Мактау кәгазьләре белән дә бүләкләнгән.

“Батыр улым белән горурланып яшим. Ил өчен хезмәт итү — зур җаваплылык. Улымның сайлаган юлы җиңел түгел, әмма ул кечкенәдән үк нык ихтыярлы, тырыш булып үсте”, — ди Язгөлем апа.

Язгөлем апа үзе тумышы белән Югары Балтай авылыннан Гаиләдә биш бала тәрбияләнәләр. Әтисе сугышта, Ленинград блокадасында катнаша, биш елдан соң бер аягын югалтып, туган ягына кайтып җитә.

“Балачагыбыз җиңел узмады. Сугыш михнәтләре безгә дә кагылды. Кечкенә арбалар тартып, иген арасыннан үләннәр җыеп үстек. Шулай булса да, яшьлегем күңелле узды, җырларга яраттым, спорт җанлы идём, республика буенча чаңгы ярышларында алдынгы урыннар яулап килдем”, — дип искә ала ул.

Язгөлем апа тормышка чыккач та, гомере буе авыр хезмәттә булган. 46 ел фермада сыер сауган ул.

“Ул вакытта бөтен эш кул көче белән иде. Утызар сыерны көненә өч тапкыр кул белән сава идек. Терлек азыгы табуы да бик авыр булды. Һаман хезмәттә булдык, фермадан кайтып кермәдек”, — ди ул елларны искә алып.

Тормыш иптәше Шәүкәт абый белән алар биш бала тәрбияләп үстерәләр. Аларны яшьтән үк хезмәткә өйрәтәләр.

“Балаларымның барысы да акыллы, эшкә батыр булып үстеләр. Кызларым сыер сауды, улларым җәе буе көтү көтте. Васил улым кечкенәдән спортка тартылды — көрәштә дә, ат чабышларында да алдынгы булды. Ул кечкенәдән үк аз сүзле, йомшак күңелле, тәртипле бала иде”, — ди Язгөлем апа.

Бүген Язгөлем апа балаларының, оныкларының игелеген күреп, бәхетле картлык кичерә. Һаман да эштә, хәрәкәттә ул. Бакчасын да карый, ишегалды тутырып тавык-чебешләрен дә асрый.

“Әниебез әле дә тик тормый — җәен урманга барып җиләк-җимеш, гөмбә, шифалы үләннәр җыя, мунча себеркеләре әзерли. Көн саен зарядка ясый, кроссвордлар чишәргә оста, биш вакыт намазын да калдырмый ул. Киләчәктә дә шулай исән-сау, безне сөендереп, озак еллар яшәсен иде”, — ди кызы Ландыш Гыйззәтуллина.

Олуг юбилее уңаеннан Язгөлем апаны район башлыгы исеменнән район Советы Аппарат җитәкчесе Булат Гатиятуллин котлап, иң изге теләкләрен җиткерде, чәчәк бәйләме тапшырды. Шәмбалыкчы Авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин да истәлекле бүләге белән сөендерде.

Tema KZ

Tema KZ. Как, где и почем проводить досуг? На чем заработать и на чем сэкономить? Какие автомобили самые безопасные, также как и пластические операции и во сколько обойдется эта самая безопасность? Почему есть диеты, за которые мы не только переплачиваем, но еще и набираем вес? Образование – где максимальное соотношение цены и качества?  Как отстоять жилье, если его отбирают за невыплаты по ипотеке? Проводник ответов на эти и множество других насущных для современного человека вопросов – теперь здесь, на Tema KZ