Көтелмәгән сюрприз һәм акчасыз калу (редакциягә килгән хат)
Ирем миңа 8 мартка искитәрлек бүләк ясады. Бриллиант кашлы алкалар йөзеге белән. Минем өчен көтелмәгән, бик приятный сюрприз булды. Кайсы хатын-кыз теләмәс икән! Мин дә кояштай балкыдым. Бөтен пломбаларын, биркаларын салдырып, киеп тә куйдым. Матурлааар! Бәйрәмнәр узды. Кибеткә барырга дип, уртак җыелган урыннан акча алырга дип сузылсам...
– Сәлам, кызлар! Мин сезгә бер шалтыраткан идём инде күңелемне бушатып, язып чыгардыгыз, рәхмәт. Менә тагын бер хәл булды бездә, шулай ук, кемгәдер сабак булырлык тема диеп уйлыйм. Бераз тынычландым инде, ситуациягә бераз юмор белән карарлык дәрәҗәгә җиттем. Чөнки унынчы число – хезмәт хакы алыр көн якынлаша. Ә баштааа…
Ирем миңа 8 мартка искитәрлек бүләк ясады. Бриллиант кашлы алкалар йөзеге белән. Минем өчен көтелмәгән, бик приятный сюрприз булды. Кайсы хатын-кыз теләмәс икән! Мин дә кояштай балкыдым. Бөтен пломбаларын, биркаларын салдырып, киеп тә куйдым. Матурлааар!
Бәйрәмнәр узды. Кибеткә барырга дип, уртак җыелган урыннан акча алырга дип сузылсам, җилләр искән! Башка урынга алып куйдыммы икән әллә, дип, бөтен дөньяны актардым. Юк инде! Йөз меңнән артык акча юк! Ирем эштән кайтты... Башны учлап, улар дәрәҗәгә җиттем. Ай буе яшәргә икебезнең карточкаларда кырып-себереп җиде мең акча калган.
– Теге вакытта бик ошаткан идең бит ул алкаларны, шуңа сиңа бүләк итәсем килде, – ди ирем, күзләрен идәнгә төбәп.
– Соң, – минәйтәм, – кем гаиләдәге бөтен акчаны бүләккә чыгарып бетерә инде, җә?! Тешләрне бер айга киштәгә куеп торабызмени?! Минем өчен соңгы акчаны да кызганмавың бик приятно, конечно! Ә менә тагын бер ай ничек яшәрбез соң?!
Тузындым инде! Кая ул тыныч калу! Кире илтеп тапшырыр идек, бөтен пломбаларын өздем бит, шатлыгыма чыдаша алмыйча, киеп куйдым тизрәк. Менә, тырыша-тырмаша хезмәт хакы аласы көнне җиткерәбез. Әле җитмәсә, чүп өстенә чүмәлә, кер юу машинасы ватылып чыкты узган атнада. Ояла-ояла әнидән бурычка ун мең акча сорап тормыйча булмады барыбер. Машинаны дүрт меңгә ясадылар, калганын сузабыз менә. Күптән болай очын очка ялгап яшәргә тырышкан юк иде. Бер яктан, бриллиант алкалы-йөзекле булдым. Мин аларны болай мәңге алмас идём, акча жәл. Икенче яктан, үзебезнең Аллаһка шөкер итәрлек итеп, мохтаҗлык күрмичә яшәвебезне аңладым. Ә болай аңламыйсың да икән бит җитешлектә тормыш итеп ятуыңны. Инде хәзер иремә рәхмәтле дә була башладым кебек, хәтта. Үзенә белгертмим, әлбәттә. Минем күңелемне күрү, бәйрәм бүләк итү өчен бар булган акчабызны чыгарып бирү – җитди адым бит ул. Димәк, ярата! Хатын-кызның күңелен эретү өчен ни кирәк? Шул, ярату!
Шулай да, иремнең җелегенә үтәрлек итеп тукып куйдым, икенче бервакытта да гаиләне акчасыз калдырырлык бүләкләр ясамаска. Ә сез нишләр идегез бу очракта?
Сәламнәремне юллап, райондашыгыз.