Депутат бала карау ялын вакытыннан алда пенсия өчен стажга кертергә тәкъдим итә

Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты башлыгы Яна Лантратова РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка бала карау буенча отпускны пенсияне вакытыннан алда билгеләү хокукы бирә торган махсус – ташламалы – стажга кертү тәкъдиме белән хат юллаган. Бу хакта «ТАСС» хәбәр итә.

Инициатива педагогларга, медицина хезмәткәрләренә һәм башка социаль категорияләргә кагыла.

Лантратова әйтүенчә, еш кына хокукларны куллану практикасында хезмәт, иминият һәм махсус стаж төшенчәләренең буталуы күзәтелә. Аның фикеренчә, бу социаль өлкәдә эшләүче һәм бер үк вакытта балалар тәрбияләүче хатын-кызлар өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу мөмкинлеген киметә.

Хәзер Хезмәт кодексы хезмәт гарантияләре биргәндә бала карау буенча отпускны исәпкә ала, әмма вакытыннан алда пенсия билгеләгәндә мондый чорлар, кагыйдә буларак, исәпкә алынмый. Ял чоры 1992 елның 6 октябренә кадәр туры килгән очраклар искәрмә булып тора.

Моннан тыш, Лантратова бала караган өчен пенсия коэффициентларын яшь ярымга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Ул беренче балага кимендә 2,7, икенчесенә – 5,4, өченчесенә һәм аннан соңгыларына 8,1 индивидуаль пенсия коэффициенты бирелергә тиеш дигән фикердә.

Депутат фикеренчә, әлеге тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру хезмәт гарантияләре һәм пенсия хокуклары арасындагы аерманы бетерергә, суд бәхәсләре санын киметергә һәм гражданнарның социаль яклау системасына ышанычын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Tema KZ

Tema KZ. Как, где и почем проводить досуг? На чем заработать и на чем сэкономить? Какие автомобили самые безопасные, также как и пластические операции и во сколько обойдется эта самая безопасность? Почему есть диеты, за которые мы не только переплачиваем, но еще и набираем вес? Образование – где максимальное соотношение цены и качества?  Как отстоять жилье, если его отбирают за невыплаты по ипотеке? Проводник ответов на эти и множество других насущных для современного человека вопросов – теперь здесь, на Tema KZ