Хабаровск крае парламенты рәисе Татарстан Дәүләт Советына килде

Хабаровск крае Закон чыгару Думасы Рәисе Николай Шевцов Татарстан Республикасы Дәүләт Советында булды һәм Икътисад, инвестиция һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәен белән очрашты.

Парламентарийлар парламентара элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләре, шул исәптән Татарстан һәм Хабаровск крае законнар җыеннарының профильле комитетлары дәрәҗәсендә дә фикер алыштылар.

Дәүләт Советына визиты кысаларында Николай Шевцов парламент үзәгендә, парламентаризм музеенда булды, республика парламентының закон чыгару эшчәнлеге, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше белән танышты.

Казанга эш сәфәре барышында Николай Шевцов Татарстанның мәдәни потенциалы белән таныша.

Бүген Николай Шевцов Казан Кремленә, Казан Изге Ана иконасы соборына, шулай ук Иске Татар бистәсе музейларына һәм мәдәни-тарихи объектларына барырга планлаштыра.

Tema KZ

Tema KZ. Как, где и почем проводить досуг? На чем заработать и на чем сэкономить? Какие автомобили самые безопасные, также как и пластические операции и во сколько обойдется эта самая безопасность? Почему есть диеты, за которые мы не только переплачиваем, но еще и набираем вес? Образование – где максимальное соотношение цены и качества?  Как отстоять жилье, если его отбирают за невыплаты по ипотеке? Проводник ответов на эти и множество других насущных для современного человека вопросов – теперь здесь, на Tema KZ