Татарстанда җәй нинди булачак: синоптиклар һава торышына фараз ясаган

Россия Гидрометүзәге Татарстанда 2026 елның апреленнән сентябренә кадәрге чорга һава торышы фаразын бастырган.

Белгечләр мәгълүматларына караганда, апрель ае климатик нормадан җылырак булачак. Уртача температура нормадан югарырак, якынча +5,4 градус тәшкил итәчәк. Явым-төшем күләме исә гадәти дәрәҗәдә — якынча 30 мм күләмендә көтелә.

Синоптиклар фаразлавынча, май, июнь һәм август айларында һава температурасы күпьеллык нормага якын булачак. Бу чорда явым-төшемнәр дә уртача күрсәткечләрдә сакланачак.

Июль ае бераз эссерәк булачак дип көтелә — температура нормадан югарырак булуы ихтимал. Бу ай өчен уртача күрсәткеч +19,9 градус тирәсе.

Сентябрьдә исә явым-төшемнәр азрак булуы мөмкин. Гадәттә бу айда 48 мм чамасы яңгыр ява, әмма быел бу күрсәткеч түбәнрәк булырга мөмкин.

Tema KZ

Tema KZ. Как, где и почем проводить досуг? На чем заработать и на чем сэкономить? Какие автомобили самые безопасные, также как и пластические операции и во сколько обойдется эта самая безопасность? Почему есть диеты, за которые мы не только переплачиваем, но еще и набираем вес? Образование – где максимальное соотношение цены и качества?  Как отстоять жилье, если его отбирают за невыплаты по ипотеке? Проводник ответов на эти и множество других насущных для современного человека вопросов – теперь здесь, на Tema KZ