2026 елгы «Безнең ишегалды» республика программасы 66%ка үтәлгән
«Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру барышы турында «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Төзелеш сезоны башланганнан бирле «Безнең ишегалды» программасы кысаларында төзекләндерү эшләре 66% тәшкил итә. Программаны гамәлгә ашыру темплары узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән югарырак. Юл эшләре 75%ка тәмамланган. 295 ишегалдында юллар ремонтланып беткән, 178 ишегалдында эшләр дәвам итә. Тышкы яктырту эшләре 151 ишегалдында алып барыла, 313 ишегалдында төгәлләнгән. Республика буенча үтәлеш — 77%. Республика складларында кирәкле җайланмаларның 94%ы бар. Калган 6%ы (154 эшләнмә) 24 июльгә кадәр озатылачак. Монтаж эшләре 46%ка үтәлгән. Барлыгы 6 мең 292 берәмлек җиһаз монтажланган. Эшләр 139 ишегалдында алып барыла, 154ендә төгәлләнгән. Программа буенча эшләрнең сыйфатын тикшереп тору кысаларында узган атнада Казанга, Чаллыга, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Лаеш һәм Лениногорск районнарына тикшерүләр белән барулар оештырылган. Мониторинг барышында тәнкыйди кисәтүләр ачыкланмаган. Барлык теркәлгән җитешсезлекләр буенча материаллар әзерләнгән, алар билгеләнгән тәртиптә тиешле муниципаль берәмлекләргә рәсми хат белән җибәрелгән. Казанның Совет районында беренче төзекләндерелгән ишегалларын кабул итү башланган. Хәзерге вакытта 7 ишегалды территориясе уңышлы кабул ителгән. Ел башыннан программа адресына 3055 мөрәҗәгать кергән, ә 26 июньнән 9 июльгә кадәрге чорда — республиканың 10 районыннан 299 мөрәҗәгать. Узган 2 атнада республиканың 2 районыннан 13 срогы чыккан мөрәҗәгать теркәлгән. «Татарстанда җәй» проектын — ачык һавадагы вакыйгаларның бердәм цифрлы афишасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бүгенге көндә системада 4151 чара урнаштырылган. Агымдагы чор нәтиҗәләре буенча 23 муниципаль берәмлек вакыйгаларны урнаштыру буенча план күрсәткечләрен үтәгән һәм арттырып үтәгән инде. «Күрше» фестивале проектларын гамәлгә ашыру чорында 25 июньнән 9 июльгә кадәр фестиваль җиңүчеләре тарафыннан республиканың 26 муниципаль берәмлегендә 59 чара уздырылган. Вакыйгалар килешенгән графикта уздырыла һәм шулай ук «Татарстанда җәй» афишасының бер өлеше булып тора. Узган вакыйгаларның гомуми күләме 9 меңнән артык кеше тәшкил итә. /ТР Рәисе Матбугат хезмәте